Болар кызыклы!
7 июль 2025, 18:38

Җәйге юмор

Диңгез буенда икәү танышкан. Беренче көнне ир гүзәл затның кулын үпкән, икенче көнне – терсәген. Өченче көнне кыюланып китеп, кулбашыннан «әп» иткән. Тегесе ачуланып: - Сез мине монда ярты елга килгән дип беләсезмени?!- дип әйткән.

Җәйге юморҖәйге юмор
Җәйге юмор

Диңгез буенда икәү танышкан. Беренче көнне ир гүзәл затның кулын үпкән, икенче көнне – терсәген. Өченче көнне кыюланып китеп, кулбашыннан «әп» иткән. Тегесе ачуланып:

- Сез мине монда ярты елга килгән дип беләсезмени?!- дип әйткән.

**

- Ничек бар гаилә белән бер путевкага ял итәргә?

- Кайнәңне җибәрергә.

**

Хатыны командировкага китә. Бер көннән телеграмма килеп төшә: «Безнең пычак, калак, чәнечкеләр кайда Сорау» Хатыны җавап бирә: «Өйдә кунарга кирәк Нокта». Икенче көнне шул ук сорау һәм шул ук җавап. Шулай бер атна үтә. Ниһаять, хатыны командировкадан кайта. Ире:

-Адәмчә генә җавап биреп булмый идемени? Кайда безнең пычак, калак, чәнечкеләр?

-Мин сиңа әйттем бит: өйдә кунарга кирәк, - ди дә, хатыны йокы бүлмәсендәге караватның япмасын ача. Ә анда пычак, калак, чәнечкеләр өелеп ята…

**

Мәскәү. Төн уртасын. Ир кеше дуслары белән саунада күңел ача: көлдергечләр, сыра, кызлар… Шулвакыт телефон шалтырый. Хатыны:

- Син кайда?

- Ой, кадерлем, беләсеңме, тагын машина «пробка»сына эләктем…

- Машинаңны кычкыртып күрсәт әле!

**

- Сез бассейнга абонемент карточкасын кайтарырга тиешсез!

- Ни өчен? Бер ай үтмәде бит әле?

- Сез бассейнда «пес» итәсез.

- Барысы да шулай итә инде ул...

- Бәлки. Әмма вышкадан басып Сез генә!

**

Балачак – ул төнлә бәдрәфкә барганда сине берәрсе тотып ашамаса ярар иде дигән уй иң зур борчылу булган бәхетле чор.

 

Егет:

- Кадерлем, телисеңме, мин сиңа айны, йолдызларны, бөтен күкне бүләк итәм?!

- Сөеклем, акчаң бөтенләй беттемени?

**

Хатыны - иренә:-Тоз бетте, курше хатынга кереп тоз ал әле...Ире кереп китә.Чыккач хатыны сорый:-Нәрсә, бирдеме?-Бирде...-Тозын кая?

Фото: Pinterest

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас