Офиста урнаштырылган кондиционер аркасында да кешедә коры күз синдромы барлыкка килергә мөмкин икән. Кеше күзләре корыган һәм аларны нәрсәдер чәнечкән сыман тоя. Күз элпәсе корыганда, кеше үзенең күзләренә чит нәрсә эләккән сыман итеп тә хис итүе мөмкин. Бу аеруча компьютер артында эшләгән вакытта, күзләр сирәк йомылганда, ныграк сизелә . Контактлы линза киючеләр кондиционер эшеннән ныграк изалана.
Табиблар кондиционерның зарарын киметү ысулларын тәкъдим итә. Алар, һава агымы йөзгә бәрмәсен өчен, приборның пәрдәләрен түшәмгә яисә читкә борырга киңәш итә. Шулай ук эш урынында дымландыргыч булырга тиеш. Офиста булганда һәр 20 минут саен, 6 метрдан да кимрәк булмаган арага карар өчен, 20 секундтан да ким булмаган тәнәфес ясарга киңәш итәләр.
Русиялеләр эштә ару-талчыгуны һәм энергия җитмәвен нормаль эшләргә комачаулаучы төп факторлар итеп атаганнар. Шулай ук мотивация җитмәүне һәм ачык максатлар булмауны эш бурычларын үтәүдән игътибарны читкә җәлеп итүен белдергәннәр.