

Кучкар (21 март – 20 апрель) Активрак булыгыз, бәлки бер урында таптанудан туктап, үсеш турында уйлый башларсыз? Тырышлыгыгызны җитәкчегез дә күрә, сезгә куркып калмаска гына кирәк.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Кызып китеп төзәтеп булмастай ялгышлар ясый күрмәгез. Бүгенге көн шәхси мәсьәләләрне хәл итәр өчен уңышлы түгел, аларны киләсе атнага калдырып торсагыз яхшырак булыр. Сезне сюрпризлар көтә.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Организмыгыз ял сорый. Кыска вакытлы булса да ял алырга карагыз. Үзегезне ирексезләп, күңелегез теләмәгән эшне эшләргә мәҗбүр итмәгез. Кайда позитив, сез шунда булырга тырышыгыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль) Яңа эш урыны эзләү өчен уңай вакыт. Эш урыннарын алыштырырга теләгән Кыслалар моны курыкмыйча эшли ала. Кирәкмәгәнне уйламагыз. Сез уйлап кына вәзгыять үзгәрми... үзегез үзгәртми торып.
Арыслан (23 июль – 23 август) Кызу темпераментлы Арысланнар сөйгәннәре белән мөнәсәбәтләр аңлаша. Туктагыз! Матур итеп аңлашып яшәүгә кайвакыт бер җылы сүз җитә.
Кыз (24 август – 23 сентябрь) Вак-төяк мәшәкатьләрне исәпкә алмаганда, Кызларның эшләре ал да гөл. Нинди эшкә алынсагыз да, башкарып чыгасыгызга ышанып башлагыз – бу көн уңышлы булачак.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Бу көн күп нәрсәгә өйрәтер. Бу эшкә дә, гаиләгә дә кагыла. Бәлки үткәнгә анализ ясарга, кайда нинди хата җибәргәнегезне, нәрсәне дөрес эшләмәнегезне аңлау сезгә нәтиҗәләр ясарга ярдәм итәр?
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Чаяннарга бөтен дөньясы каршы сыман булып тоела. Бары тик тынычланырга һәм эмоцияләрегезне бераз йөгәндә генә тотарга өйрәнергә кирәк. Өстегезгә артык күп җаваплылык алмагыз.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Укчылар каршында яңа горизонтлар ачыла. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр дә сез теләгән якка борылыш алыр төсле: сез хәзер чын дуслыкка, узара ярдәмгә һәм хөрмәткә корылган мөнәсәбәтләр генә эзлисез.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Гадәтләнгән эш бертөрле һәм кызыксыз булып тоела башлар. Үзегезне бүтән бер яңа өлкәдә сынап карыйсыгыз, яңа һөнәрләр үзләштерәсегез килер. Кызыклы тәкъдим булуы ихтимал.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Эш дип башыгызны ташлап эшләүнең нәтиҗәләре дә озак көттермәс төсле. Саллы гына премия алып куюыгыз бар. Ләкин организмыгыз сезгә “миңа игътибар кирәк” дигән сигналлар җибәрә, ә сез ишетмисез.
Балык (19 февраль – 20 март) Күп нәрсәне яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге ачыла: яңалыктан курыкмаска кирәк. Нәрсәгә тотынсаң да, уңыш белән төгәлләнә торган көн.