

Кучкар (21 март - 20 апрель)
Кучкарларга йолдызлар көч һәм вакытларын кирәкмәгән эшләргә сарыф итмәскә киңәш итә. Күптән эшләнми яткан эшләрегезне төгәлләргә тырышыгыз. Атна ахырында күңелле сюрприз көтегез.
Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Үгезбозауларның күптәнге планнарын тормышка ашыру бәхетеннән башлары күккә тиячәк. Күчемсез милек сатып алу өчен кулай вакыт. Ялгыз Үгезбозауларга йолдызлар мәхәббәт вәгъдә итә.
Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Йолдызлар, Игезәкләргә көндәшләрегезгә йомшак урыныгызны күрсәтмәгез, дигән киңәш бирә. Бәхәскә кермәскә тырышыгыз. Киңәш бирүчеләрне тыңлагыз, әмма үзегезчә эшләгез: шулай отарсыз.
Кысла (22 июнь - 22 июль)
Кыслаларга берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә туры килер. Шәхси мөнәсәбәтләрегезне җайга салуны озакка сузмагыз. Ике арадагы аңлашылмаучанлыкларга нокта кую өчен уңай вакыт.
Арыслан (23 июль - 23 август)
Арысланнарга әзрәк телләрен тыярга туры килер. Югыйсә, якын кешегез белән ике арада гауга килеп чыгуы ихтимал. Тагын шул ук тырмага басып, маңгаегызны “яра” күрмәгез.
Кыз (24 август - 23 сентябрь)
Кеше сүзен тыңламагыз, йөрәгегезне тыңлап эш итегез. Бәхетне җимерү җиңел, ә менә яңадан бәхетле булуы җиңел түгел. Үткәндәге ялгышларыгызны кабатламаска тырышыгыз.
Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)
Сезгә күптән “тузан җыеп яткан” эшләрегезгә тотынырга кирәк. Ә игътибарыгызны гел кирәкмәгән нәрсәләргә юнәлтәсез. Ихтыяр көчегезне туплагыз да, алга, әйдә!
Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)
Теләсәгез-теләмәсәгез дә, сез атна буе гомуми игътибар үзәгендә булачаксыз. Моннан качып котылып булмаячак, сабыр итәргә туры киләчәк. Ә иң яхшысы – моннан үзегезгә файда алып калу.
Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)
Алдашырга һәм “тилегә салышырга” хәтта бик җитди сәбәпләрегез булса да, моның белән шөгыльләнмәгез. Барыбер барып чыкмаячак. Күңелегезгә ошаган кешеләр белән аралашуыгыз яхшырак булыр.
Сукояр (21 январь - 18 февраль)
Сезне сәяхәт көтә. Ул сезнең өчен бик әһәмиятле булачак. Аннан сез илһам һәм яшәү дәрте төяп кайтачаксыз. Юлдашларыгызга игътибарлы булыгыз.
Балык (19 февраль - 20 март)
Кәефегезнең артык сентименталь чагы. Шул сәбәпле, артык шат күңелле танышларыгыздан ераграк йөрсәгез яхшырак булыр. Кәефегезне төшермәсеннәр.
Фото: Pinterest.