

Чит ил галимнәре яман шешкә каршы көрәшергә ярдәм итүче революцион антитәнчек чыгарган. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, антитәнчек иммун системасын яңабаштан "кора". Ludwig Cancer Research институты (Людвиг Яман шешләрне тикшерү халыкара галимнәр оешмасы) белгечләре ачышларын зур алга китеш дип атаган.
PLT012 атамасы бирелгән антитәнчек организмның яклучы функцияләрен торгызып, иммун системасына яман шешкә һөҗүм итәргә ярдәм итә. Галимнәр белдерүенчә, бу яңалык дәвалауның гадәти ысулларына тотрыклы булган яман шешкә каршы көрәшергә ярдәм итә алачак.
Клиникага кадәр сынаулар яңалыкның юан эчәк яман шешен дәвалауда нәтиҗәле булуын - яман шеш үсүе акрынаюын күрсәткән. Галимнәр тикшеренүләрен дәвам итә дип хәбәр ителә.
Фото: fonopad.ru