+20 °С
Болытлы


Эдинбург галимнәре пластик чүп-чарны парацетомолга эшкәртү ысулын уйлап тапканнар. Моның өчен алар E. coli ген-инженерия бактерияләрен файдаланганнар. Әлеге бактерияләр ПЭТны терефталатка тарката, ул исә пара-аминобензоатка, аннары дару препаратына әверелә икән.
Әлеге процесс 24 сәгатьтән азрак вакытны ала. Технология сәнәгать куллануына әзер булмавына карамастан, галимнәр командасы фармацевтика компанияләре белән сөйләшүләр алып бара башлаган да ди.
Фото: factornews.ru