Болар кызыклы!
27 июнь 2025, 04:52

Дөньяның иң коры чүлендә кар яуган

“Ышанмаслык хәл!” – диләр галимнәр.

Ulrich Reichel/Global Look PressUlrich Reichel/Global Look Press
Ulrich Reichel/Global Look Press

Чилида дөньяда иң коры чүле булган Атакамада кар яуган.

Бу хакта аның территориясендә урнашкан ALMA обсерваториясе хәбәр иткән. Оешма хезмәткәрләре бу күренешне ышанмаслык дип атаган.

“Ышанмаслык! Дөньядагы иң коры Атакама чүле кар белән капланды!” – дигән алар.

Алай да, ун ел элек кар төшүе теркәлгән.

***

Көньяк Америка индеецлары теленнән тәрҗемә иткәндә “Атакама” сүзе “чүл өлкәсе” дип тәрҗемә ителә. Галимнәр бәяләвенчә, чүл 20 миллион ел элек барлыкка килгән. Аның кайсыбер урыннарында унар ел яңгыр яумый. Аның территориясендә сирәк кенә кактуслар һәм куаклыклар очрый. Чүлнең корылыгы азрак булган өлешләрендә Көньяк Америка соры төлкесен һәм вискачаны (шиншилланың туганы) очратырга мөмкин. Кайсыбер урыннарда табигать шартлары шулкадәр кырыс ки, анда үсемлекләр дә, хайваннар да яши алмый. Гомумән, бу чүлдә 400 елга якын җитди явым-төшем булмаган дип санала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас