

Галимнәр яман шешне, диагнозы куелганчыга кадәр, өч ел алдан ачыкларга өйрәнгәннәр.
Америка тикшеренүчеләре ясалма интеллект ярдәмендә симптомнар барлыкка килгәнче үк иммун күзәнәкләренең ДНКсында иртә үзгәрешләрне күрергә мөмкин булган кан анализын уйлап чыгарганнар.
Тикшеренү кысаларында алар методны дистәләгән кешедә сынап караган. Аларның бер өлешендә яман шеш диагнозы кан биргәннән соң айлар яки хәтта еллар узгач куелган. Шул ук вакытта шеш эзләрен анализларда диагнозга кадәр бик иртә — кайбер очракларда 3,5 ел алдан тапканнар.
Галимнәр фикеренчә, мондый технология иртә диагностика өчен нигез булырга һәм уңышлы дәвалануга шансларны шактый арттырырга мөмкин.
Киләчәктә ямаш шеш авыруыннан үлүчеләр саны да кимер дигән өметтә калабыз.
Чыганак: Лента.ру