

«Мәхәббәт» дип атала ул.
«Мәхәббәт» исемле никах-үзәге Агыйдел ярындагы иң биек ноктада төзелгән су башнясы территориясендәге тирмәләрнең берсендә урнашкан. Кичә, Шәһәр көнендә һәм Русия көнендә биредә Ислам кануннары буенча беренче туй уздырганнар, дип хәбәр итте шәһәр мэры Ратмир Мәүлиев.
Йоланы Уфаның беренче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Әхмәров үткәрде. Исегезгә төшерәбез, тарихи су башнясы янындагы мәййдан 2024 елда төзекләндерелә башлады. Узган гасыр башында Уфа суүткәргечен төзү кысаларында төзелгән бина күп еллар буена тиешенчә файдаланылмаган. Хәзер бу заманча иҗтимагый киңлек туристларны җәлеп итү ноктасы булып тора. Озакламый биредә тимер юл күпере һәм Агыйдел, Дим елгалары тугайлары күренеше булган күзәтү мәйданчыгы төзеләчәк. Манара Төбәк әһәмиятендәге объект буларак, Русиянең мәдәни мирас объектлары реестрына кертелгән.