Уфа – үзенчәлекле шәһәр. Ул Европача үсеш алган шәһәрләрдән бараз калышса да, аның үзенә генә хас “сөйкемле сөяге” бар кебек. Шуңа өстәп, ул – кызыклы фактларга да бай шәһәр. Башкаланың туган көнендә шуларның бер дистәсен искә төшереп үтик әле.
- Уфаның мәйданы – 715 квадрат километр тирәсе. Бу территориягә 7 Париж яки 1600 Ватикан урнаша алыр иде.
- Уфа – Русиянең иң иркен шәһәре: биредә яшәүче бер кешегә 682 квадрат метр мәйдан туры килә (бу 2010нчы елдагы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча).
- Уфа – озынлыгы буенча, Сочи һәм Волгоградтан кала, илнең өченче шәһере. Ә мәйданы буенча 7нче урында тора.
- Уфада Төньяк урамы – Көньяк урамнан көньяктарак, Үзәк урам – Дим бистәсенең чигендә, Читтәге исемле урам шәһәр үзәгеннән 2 километр ераклыкта урнашкан. Ирек урамы ахрында – “Ирек тупигы”. Гаҗәпме?
- Уфа илнең миллионлы шәһәрләре арасында иң яшеле дип санала. Бездә бер кешегә 202 квадрат метр үсемлек туры килә.
- Уфаның Инорс районы атамасының аббревиатурасы: ИНОстранная Рабочая Сила (шулай ук бу районда НОРм һәм Стандартлар институты урнашуга бәйле дигән фараз да йөри).
- Шәһәр астында гипс эшкәртү өчен штольнялар һәм тау куышлыклары бар. Аларның саны хәтта 20гә җитә, аларга керү һәм чыгу юллары томаланган. Бары берсенеке генә зур йөк машиналары өчен ачыла. Дудкинская дип аталган иң озын тау куышының озынлыгы – 2 620 метр.
- Барыбыз өчен мөһим булган документларның берсе – ИНН (индивидуальный номер налогоплательщика) тәүдә Уфада өйрәнелә һәм сынала, аннары гына бар ил буенча кулланыла башлый.
- “Акча бар – Уфада күңел ачабыз, акча юк – Чишмәдә утырабыз” сүзләре Уфа шәһәре һәм Чишмә поселогына бөтенләй дә кагылмый. Монда сүз “Уфа” рестораны һәм “Чишмә” кафесы турында бара.
- Дөньядагы барлык аэропортларга өч латин хәрефеннән торган кыскача билгеләмә бирелә. Мәсәлән, Внуково – VKO, Домодедово – DME. Бөтен дөньяда халыкара һәм милли билгеләмәсе аның исеме белән туры килгән бер генә шәһәр бар. Һәм ул – Уфа.