Болар кызыклы!
10 июнь 2025, 08:40

Җәйге отпуск мәзәкләре

– Кадерлем, мин бу ялны 20 ел элек үткәргән кебек үткәрергә телим. –Безнең өйләнешүебезгә 19 ел гына бит! –Именно!

Җәйге отпуск мәзәкләреҖәйге отпуск мәзәкләре
Җәйге отпуск мәзәкләре

Әгәр дә Сез озын буйлы, мускуллы, зәңгәр күзле блондин икән – пляжга килмәгез! Башкаларга шанс калдырыгыз.

**

Берәүләр җәй көне ял итә, икенчеләре җәй булган җирдә ял итә.

**

Таиландка тур сатып алгач, Ләйсән анда кыздырылган чикерткәләр ашап карады. Шуннан соң аның башындагы тараканнар ягымлы, әдәпле булып киттеләр...

**

Әгәр ир хатынын ял итәргә җибәрә икән, димәк, ул чыннан да ялга мохтаҗ.

**

–Ялда нишләрсең?

–Ә нәрсә, ялда да нидер эшләргә кирәкме?!

**

Диңгездә ял итәм. Тренажер залларында һәм фитнес-клубларда пляж сезонына тырышып әзерләнгән кешеләрнең диңгезгә ни өчендер килеп җитмәгән бугай...

**

–Камил, ә син Грециядә булдыңмы?

– Булдым...

–Ә Кипрда?

–Булдым.

–Я, кайда ял яхшырак инде?

–Белмим... Мин анда хатыным һәм балаларым белән булдым.

**

–Җәйге ялны сез ничек үткәрәсез?

– Караш белән.

**

– Кадерлем, мин бу ялны 20 ел элек үткәргән кебек үткәрергә телим.

–Безнең өйләнешүебезгә 19 ел гына бит!

–Нәкъ шулай!

**

–Кайда ял иттең?

–Тенерифеда.

–Ә кайда ул?

– Белмим, мин самолетта очтым.

**

Бер дусты икенчесеннән сорый:

–Ә син кайда ял иттең?

–Беркайда да, мин очарга куркам.

–Алайса син эчеп җибәр.

–Эчсәм, миңа монда да рәхәт...

Фото: ачык чыганак

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас