Болар кызыклы!
10 июнь 2025, 08:28

Бакалар дөньясында

Авылларда җәйге бака хорларының бушлай концерты күптән башланды. Һәм торган саен алар ныграк яңгырый. Ишетүен ишетәбез ул, ә алар турында нәрсә беләбез? Бакалар турында кызыклы фактлар белән танышабыз.

Бакалар дөньясындаБакалар дөньясында
Бакалар дөньясында

*Антарктидадан һәм чүлләрдән кала бакалар коры җирдә дә, суда да яшиләр.

*Кайбер көчле тавышлы бакаларның “җырлаулары” берничә километр радиуска таралырга мөмкин.

* Бакаларның аерым төрләре җырларга гына түгел, мыгырдарга, чинарга мөмкин.

*Хор белән генә җырлаучылары да бар. Тыңлап торсаң, еш кына бик матур көйләр килеп чыга, чөнки бакалар күршеләренең җырына кушыла.

*Бакалар ризыкны чәйни һәм аны телләре белән бугазга этә алмыйлар. Ризыкны йотарга күзләре ярдәм итә. Махсус мускуллары ярдәмендә күзләрен эчкә тартып кертәләр һәм шул рәвешле ашамлыкны этәләр. Шуңа күрә бакалар ашаганда күзләрен еш йомалар.

* Үрчү сезонында бакалар зур төркемнәргә җыелалар. Зур төркемдә хәрәкәт итү бакаларга исән калу өчен югары шанс бирә.

 * Бака бер үк вакытта өскә дә, ян-якка да, аскы якка да карый ала. Баканың кабарынкы күзләре аңа алда, тирә-якта һәм арттагы объектларны күрергә мөмкинлек бирә.

 * Бакаларның иң зур вәкиле - Голиаф бакасы. Аның озынлыгы 82 сантиметр тәшкил итә. Голиаф 3 метрга кадәр сикерергә сәләтле. Башка бакалардан аермалы буларак, Галиаф телсез . Ул җырлый белми.

* Кайбер төрләренең балалары ана баканың үзеннән зуррак була. Ана бака 6 сантиметр озынлыкта булса, аның токымы 25 сантиметрга җитәргә мөмкин.

* Баканың тире япмалары бактерицид үзлекләргә ия. Нәкъ менә шуңа күрә суыткычлар булмаган заманнарда баканы сөт салынган чүлмәккә ташлаганнар. Шулай итеп, аның әчеүенә юл куймаганнар.

*Үскән чакта баканың койрыгы була, ә зурайгач – юк.

* Бакаларның 3 күзе бар, нәкъ менә 3 күзе. Ул сизелер-сизелмәс кенә, бородавканы хәтерләтә һәм ике төп күзе  арасында урнаша.

*Барлык бакалар да уылдыкны суда калдырмый. Курнослылар үз балаларын– ашказанында, ә Йонлылар авызында йөртә ала.

Фото: Ачык чыганак

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас