

Төп сәхнәдә ул «Спокойной ночи, малыши!» тапшыруының җомга чыгарылышын үткәрде. Аннары ярты сәгать чамасы «Смешband» төркемендәге хезмәттәшләре белән фанатларына автографлар таратты һәм журналистлар белән аралашты.
Гоша Котский үзе хакында һәм телевидение алып баручысы булуы турындагы сорауларга җавап бирде:
— Өч яшемнән телеэкраннар өчен төшә башладым. Бервакыт, бик яшь чакта, кастингка килдем, искиткеч продюсер Женя Готлиб белән таныштым. Соңрак ул «Карусель» телеканалында «У меня лапки» программасын уйлап тапты. Анда мине төп алып баручы итеп күрде.
Артист бу тапшыру аның өчен зур уңыш булуын әйтте, чөнки ул балачактан ук җәнлекләрен ярата.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: фестивальнең матбугат хезмәте.