Болар кызыклы!
27 Май 2025, 07:31

Башкортстанда бер хатын ике тапкыр рәттән кыз һәм малай тапкан

Бу - уникаль күренеш! 

Башкортстанда бер хатын ике тапкыр рәттән кыз һәм малай тапканБашкортстанда бер хатын ике тапкыр рәттән кыз һәм малай тапкан
Башкортстанда бер хатын ике тапкыр рәттән кыз һәм малай тапкан

Уфада, Республика перинаталь үзәгендә кыз һәм малай дөньяга килгән. Мондый бәхет Корнеевлар гаиләсенә елмайган.

Бу вакыйга гаилә бәйрәменә генә түгел, табибларның игътибарын җәлеп иткән сирәк медицина феноменына да әверелгән.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, игезәкләр тууы бүген еш очраса да, бигрәк тә бүгенге алга киткән технологияләре заманында, Корнеевларның бу уникаль күренеш булуы белән аерылып тора. Чөнки бу  юлы инде аларның гаиләсендә икенче тапкыр игезәклар - кыз һәм малай туган.

Медицина практикасында бу бик сирәк күренеш булып санала. Светлана Корнеева хәзер биш бала тәрбияли. Зур улы, аңардан соң - икешәр игезәк!  Аларын да ул 1,8 ел элек шушы клиникада тапкан булган.

Чыганак: Ufakp

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас