

Икенчеләре бал кортлары очкан бакчага күз сала. Ничек эшләп йөрүемне күзәтә. Умарталар арасындагы эшемне куеп, алар янына килергә әзерләнәм. Тик кайбер кунакларның сабырсызраклары да булучан шул. Битлексез, төтенсез кортлар арасында йөрүемне күреп, яныма килергә ашыгалар. Менә бер дусым мин йөргән сукмаклардан түгел, кортлар ашыгып эштән кайткан яктан бәрелә-сугыла, башын иеберәк үтеп яныма якынаерга тырыша. Ләкин кортларымның берсе дусыма бәрелде, ахры.
– Ах, әттәгенәсе, берәү җилкәгә сөңгесен кадады, ахры,– диде дусым сукранып. Яныма килеп җитүгә иелеп корт угын алырга кушты.–Менә шунда гына булырга тиеш. Әй, усаллар да соң кортларың. Кунакны шулай каршылыйлармыни?.
– Эштән кайткан кешегә дә юл бирәләр, замандаш. Әнә, тегеннәнрәк килергә иде сиңа,– дип урау сукмакны күрсәтәм.
– Һәй, алар аны аңлыймыни? Барыбер чагарлар иде. Син үзең каян йөрисең? Мин килгән җирдәндер бит?
–Юк, урабрак йөрим, йөк белән кайткан кортларга каршы тормыйм. Андый чакта алар ачулы була. Кай төшеңә килеп бәрелсә, шул җиреңне чага. Ә син, җитмәсә, бераз төшереп тә алгансың түгелме? Исе килә.
Кунагым «әйе» дигәнне аңлатып баш какты.
– Баҗа белән очрашкан идек. Ә нәрсә, ярамыймыни?
– Кортлар аракы исен яратмый. Хатын-кызның хушбуй исен дә дошман күрә. Якын килсәләр, бәйләнә башлыйлар. Иң әйбәте, умарталыктан ераграк йөрергә тырышырга кирәк. Тәмәке исенә дә ачуланалар. Синнән бензин исе дә килә, ахры?
– Баҗа машинасының карбюраторы эшләр-эшләмәс иде. Шуны карап бирдем,– диюе булды, тагын берсе аның ике күз уртасына килеп угын кадады.
Укны шунда ук алып ташладык.
– Синең дә умартаң бар бит. Әллә кортларның бензин исенә дә
ачулары килүен һаман белмисең?– дип сорадым. Дусым, кулын гына селкеде:
– Ике елда барын да белеп бетереп буламыни?
– Күбрәк укы, өйрән. Кортлар янына килгәндә юынып йөр. Алар үзләре бик чистаны ярата. Өстеңнән тир исе килгәнне сизсәләр дә сине тизрәк куарга ашыгалар. Умарта алдына баскансың, озак китми торсаң, тагын чагарлар. Әйдә, моннан арырак барыйк, – диеп аны өйгә алып кердем.
– Карале, дускай, корт чагып аллергия башланса, йөз илле-ике йөз грамм аракы эчәргә икәнен әллә кайчан беләм. Янымда һәрвакыт бер ярты аракы йөртәм. Ә кортларымның нинди ис яратмаганын уйлаган да юк иде. Кызык. Бир әле теге китабыңны, тагын бер укып чыгыйм. Былтыргысын баҗа алып китте.
Әгъдәл Низаевның “Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү” китабыннан.
Фото: kasheloff.ru.