

“Кәккүк чәе” – бик борынгы бәйрәм!
20 май көнне Мәчетле районы Олы Ака авыл клубында китапханә белән берлектә «Кәккүк чәе» исемле матур фольклор бәйрәме үткәрелде.
Хәтта яңгырлы һава да бәйрәм кәефенә йогынты ясамады.
«Кәккүк чәе» бәйрәме ерак үткәннән башлана.
Май «кәкүк» ае дип санала - шуңа күрә «Кәккүк чәе» май аенда уздырылган йола бәйрәменең берсе.
Кунакчыл Олы Ака җиренә Мәчетле районы мәдәният хезмәткәрләре, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне яратучылар җыелды. Бу татар һәм башкорт йола бәйрәме гасырлар төпкеленнән килгән.
Чара башында кәккүкне сөендерү йоласы белән бәйле бәйрәм тарихы күрсәтелде. Моның өчен кәккүк кунган агач тамырлары астына сөт, катык сибеп, йомырка салганнар, ә агач ботакларына кызыл тасмалар бәйләгәннәр. Кәкүкнең күңелен күтәрү максаты белән, сый-нигъмәтләр һәм бүләкләр китергәннәр.
Тантаналы чара җырлар, биюләр һәм кәккүк костюмы конкурсы белән үрелеп барды. Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы кәккүкләр костюмы, визитка белән берлектә билгеләнде. Кәккүк конкурсы йомгаклары буенча 1,2,3 дәрәҗә дипломантлар, һәм номинантлар бәяләнде.
Район мәдәният йортының «Зөбәрҗәт» халык ансамбле чыгышы милли төсмер өстәде. Чара азагында барлык кунаклар һәм катнашучылар бик тәмле балтырган ашы һәм самоварда кайнаган тәмле чәй белән сыйландылар.
Чара күрсәткәнчә,"Кәккүк чәе " – ул бәйрәм генә түгел, ул үткәннәр белән бәйләнешне тою, кече ватаның белән горурлану һәм бу мәхәббәтне балаларга тапшыру мөмкинлеге.
Район мәдәният йортының иҗат коллективлары да Олы Ака авылында «Кәккүк чәе» фольклор бәйрәмендә булдылар. Хәзер бу "Кече Ватан мәдәнияте" проекты кысаларында яңа уңайлы автобус сатып алуга мөмкин булды.
Олы Ока авылына бару район мәдәният йорты артистлары өчен чын җан бәйрәме булды. «Кече Ватан мәдәнияте» проекты ярдәмендә алар халык культурасы чыганакларына кагыла, тамашачыларга шатлык бүләк итә һәм авыл белән ике арадагы элемтәне ныгыта алдылар. Мондый сәфәрләр мәдәни офыкны киңәйтеп кенә калмый, халык традицияләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга да ярдәм итә.
Мәчетле районы татарлары автономиясе рәисе Зөлфирә Сәлимова.