Болар кызыклы!
23 Мая 2025, 06:58

Чибәр маймыллар да була, диләр

Ул холкы буенча кыюсыз һәм бик назлы икән.

Чибәр маймыллар да була, диләрЧибәр маймыллар да була, диләр
Чибәр маймыллар да була, диләр

Хайваннар дөньясында яңа "йолдыз" пәйда булган: Кытайдагы Хефэй кыргый паркындагы бер маймыл быел май башында популярлык казанган. Хайваннар яратучы бер кеше бу маймыл йөзенең кешенекенә охшаш булуына игътибар иткән. Аны видеога төшереп интернет челтәренә салу белән видео "вируслы"лыга әверелгән һәм миллионнарча караулар җыйган.
Капуцин маймылларын үрчетү буенча эксперт Чжан Чуньсюэ белдерүенчә, әлеге маймыл чибәрлек стандартына ия. Приматлар арасында квадрат йөз һәм зур гәүдә чибәрлек стандарты булып санала. Дачжуан атамасы бирелгән әлеге чибәр маймыл холкы буенча кыюсыз һәм бик назлы икән. Таныш булмаганнар аның янына якынлаша башлау белән ул биек ботаклар буенча үрмәләп кача башлый ди. Ләкин бу аңа маймыллар арасында суперйолдыз булырга комачауламаган.

Лента.ру

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас