

Гасыр ахырына кешеләр температураның даими рәвештә кискен үзгәрүеннән ике тапкырга күбрәк интегәчәк, дип хәбәр итә климатологлар.
Алар әйтүенчә, соңгы ярты гасырда җир территориясенең 60 процент өлешендә температура сикерешләре сизелерлек арткан. Галимнәр 2100 елга мондый һава торышы аномалияләре ешлыгы тагын 6-8 процентка үсәчәк, дип фаразладылар.
Кытай климатологлары төркеме планета климатының компьютер моделен төзегән һәм температура сикерешләреннән күп кенә илләр зыян күрәчәк, дип искәртәләр. Аерым алганда, Сахарадан көньяктарак Африка илләрендә һәм Латин Америкасы дәүләтләрендә бу аномалияләр бүгенгегә караганда 4-6 тапкыр күбрәк халыкка кагылачак. Билгеле булганча, җылынудан салкынаюга таба кискен сикерүләр кешегә һәм табигатькә тискәре йогынты ясый – алар экстремаль эсселеккә яки салкынга җайлашырга вакыт бирми диярлек. Соңгы елларда җирдә корылык, эсселек һәм башка экстремаль һава торышы ешайды, миллионлаган хайваннарның гомерен өзде һәм урман массивларының гаять зур мәйданнарын юкка чыгарды. Моннан тыш, мондый климат аномалияләре, табиблар күзәтүләре күрсәткәнчә, үлем һәм кардиологик һәм респиратор авырулар үсүенә китерә. Галимнәрфикеренчә, әгәр парник газларын чыгару кимемәсә, хәлләр тагын да начараячак.
Фото: Башинформ.