+21 °С
Болытлы


Толбазыда сәламәтлек акциясе үтте.
Толбазыда "Йөрәк маршруты - тазалык маршруты" исеме астында акция үтте.
Табиблар, замана кешесенә, көн саен 10 000 адым үтүне һәркем өчен зарури диләр. Менә бу сәламәтлек акциясе шуны истә тотып оештырылды.
Толбазы ял паркында “гү” килеп, яше, карты табиб җитәкчелегендә ун мең адымны саф һавада, уен - көлке белән рәхәтләнеп, сөенеп үттеләр.
“Хәрәкәттә – бәрәкәт!” дип юктан гына әйтмәгәннәр шул!