

Хайванны шәһәр мәдәният йорты районында һәм Интернационал урамында күргәннәр икән.
Моңа кадәр, Башкортстанның Экология министрлыгында хәбәр итүләренчә, хәзер бу хайваннарның бозаулау вакыты. Шуңа күрә пошиларга якын килергә, аларга кагылырга һәм ашатырга тырышырга ярамый. Поши табылган очракта, бу хакта Дәүләт аучылык инспекторына яки Башкортстан Экология министрлыгының оператив кизү торучысына 8 (347) 218-04-30 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк. Шул ук вакытта хайванны табу вакытын һәм урынын төгәл күрсәтү мөһим.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.