Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
1 Май 2025, 09:00

Ни өчен май шулай атала?

Май ае латинчадан – “Майя алиһә ае” дип тәрҗемә ителә.

Ул борынгы Италийның уңдырышлы җиренең яклаучысы булып саналган яз алиһәсе Майяга (Мацеста) багышланган. 1 майда аның хөрмәтенә бәйрәм уздырылган.

 

Дөньяны яктыртып,

Кояшлы май килә.

Йөзләрне яктыртып,

Урамда май көлә!..

Роберт МИҢНУЛЛИН.

 

1 – Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көне.

Сатирик шагыйрь Тимер Арсланның (Арсланов Тимерҗан Асылгәрәй улы) тууына – 110 ел (1915–1980).

2 – Фашистлар Германиясенең башкаласы – Берлин шәһәрен Совет гаскәрләре алу көне (1945).

3 – Бөтендөнья Кояш көне.

Халыкара астрономия көне.

5 – Совет матбугаты көне.

7 – Радио көне, элемтәнең барлык тармаклары хезмәткәрләре бәйрәме.

Русия Кораллы көчләрен булдыру көне.

8 – Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм татулашу көннәре (8, 9 май).

Бөтендөнья Кызыл Хач һәм Кызыл ярымай көне.

Республиканың сугышчан дан музее ачылуга – 25 ел (2000).

9 – Русиянең хәрби даны көне. Җиңү көне. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел.

10 – Бөтендөнья гадел сәүдә көне.

11 – Урман утырту көне.

Халыкара Әниләркөне.

12 – Халыкара шәфкать туташлары көне.

13 – Русиянең Кара диңгез флоты көне.

14 – Актриса, режиссёр, ТАССРның атказанган артисты Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына – 140 ел (1885–1974).

15 – Халыкара гаилә көне.

Халыкара климат көне.

Шагыйрь Нур Галим улы Баян (Баянов)ның тууына – 120 ел (1905–1945).

16 – Халыкара яктылык көне.

18 – Русиянең Балтыйк флоты көне.

Халыкара акушеркалар көне.

Халыкара музейлар көне.

19 – РСФСРның пионер оешмасына нигез салу көне (1922).

20 – Бөтендөнья табиб-травматологлар көне.

Бөтендөнья бал кортлары көне.

21 – Русия Хәрби-диңгез флотының Тын океан флоты көне.

Эшсезлектәняклаукөне.

24 – Парклар көне.

Славян язуы һәм мәдәнияте көне.

25 – Филологлар көне.

26 – Русия эшмәкәрлеге көне.

27 – Бөтенрусия китапханәләр көне.

28 – Чик сакчылары көне.

29 – Хәрби автомобильчеләр көне.

30 – җырчы, композитор, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең (Биктаһирова Хәния Фәрхлислам кызы) тууына – 65 ел (1960–2017).

31 – Бөтендөнья тәмәкесез көн.

 

УҢЫШЛЫ КӨННӘР

Хирургик операцияләр өчен: 13-26.

Тешне алдыру өчен: 2-9, 13, 14.

Теш дәвалау, пломба куйдыру өчен: 2-9, 13, 14.

Авырга узу өчен: 2-4, 6, 7, 10, 12, 17, 18, 20-22, 24, 26-28, 30.

Чәч кисү, буяу өчен: 1-11, 13, 14, 18, 19, 24, 25, 31.

Автомобиль яки торак сатып алу өчен: 1, 6, 7, 8.

Сәяхәт, ял итү өчен: 4, 5, 7, 10, 12-17, 23, 27, 28.

Чәчәкләр утырту һәм орлыклар чәчү өчен: 1-3, 6, 7, 10, 21, 22, 29, 30, 31.

АВЫР КӨННӘР

Эш башлау өчен: 12, 27.

Магнит давыллары: 13, 16, 20, 22, 23, 25.

Сәламәтлек өчен: 5, 12, 20, 26, 30.

АЙ ФАЗАЛАРЫ

Ай кими – 13 енче майдан 26 сына кадәр.

Яңа ай – 27 нче майда.

Ай үсә – 1 нче майдан 11 енә кадәр, 28 нче майдан.

Тулган ай – 12 нче майда.

Ай тотылу – күзәтелми.

Кояш тотылу – күзәтелми.

Автор: Шагеева Гульназ
Читайте нас