

Уфада елга навигациясе ачылды.
19 апрельдә Уфада елга навигациясе сезоны башланды. Бүген беренче круиз лайнеры Дуслык монументына килеп җитте. Ул дүрт палубалы, Түбән Новгород — Уфа — Түбән Новгород рейсын башкаручы “Александр Пушкин” теплоходы. Ул Уфада иртәгә 20.00 сәгатькә кадәр торачак.
2 майда “Виссарион Белинский” ( 11:00 - 20:00), “Александр Бенуа” (11:00 - 21:00) һәм “Россия” (11:00 - 21:00) суднолары килеп җитәчәк.
3 майда 19.00 сәгатьтә (11.00-21.00) Дуслык монументы янына “Н. А.Некрасов” теплоходы киләчәк.
5-6 майда (16.30дан 6 май 21.00 кадәр) “Павел Бажов” судносы (16:30 5 ма1дан алып 6 майга 21:00 кадәр) , 6 майда “Антон Чехов” судносы (6 майда 20:00сәгатьтән 7 май 2:00 сәгатькә кадәр) булачак.
9 майда 11.00-21.00 сәгатькә кадәр Уфабызда “Бөек Русь” теплоходы кунак булачак.
14 майда – «Василий Суриков» (12:00 14 майдан 5 майга 21:00 сәгатькә кадәр торачак)
16 майда ике теплоход тукталыр дип көтелә: 11.00 дән 23.00 гә кадәр — “Борис Полевой”, 12.00дән 16.00гә кадәр — “Александр Свешников”.
Барлыгы навигациягә 2025 елда Уфага 15 судно керүе көтелә.