Болар кызыклы!
25 Апреля 2025, 13:31

Күлдән нефть атылган

Бу авария дә, кеше эшчәнлеге нәтиҗәсе дә түгел.

Күлдән нефть атылганКүлдән нефть атылган
Күлдән нефть атылган

Байкалда боз астыннан дүрт тоннага якын нефть атылган. Бу авария дә, кеше эшчәнлеге нәтиҗәсе дә түгел, ә күл төбендәге табигый процессларга бәйле сирәк очраучы табигать күренеше. Кыш буена боз астында күп итеп углеводород тупланган һәм ул атылып өскә чыккан.
Белгечләр бәясе буенча, Байкал күлендә мондый чыгарып ташлаулар ел саен була. Дүрт тоннага якын нефть атылуы экосистемага куркыныч белән янамый. Әйткәндәй, совет геологлары Байкалда сәнәгать дәрәҗәсендә нефть чыгаруны өйрәнгәннәр, ләкин уникаль экологиягә зыян салу куркынычы булу аркасында ниятләреннән кире кайтканар.
Байкал күле төбендә бай углеводород ятмалары бар, шуңа күрә анда табигый рәвештә нефть һәм газ җыела. Шуңа карамастан, күл дөньяның иң таза төче сулы экостистемасы булып кала.

Байкал күле - ул ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объекты. Ул - дөньядагы иң борынгы, иң тирән һәм иң эре төче сулы күл. Байкал күле суы җир йөзендәге төче су запасының ның биштән бер өлеше тәшкил итә. Гүзәл күлнең суы шулкадәр таза ки, аның үтә күренмәлелеге 40 метрга кадәр җитә. Кайсыбер галимнәр Байкалны туып килүче океан дип саный.
Байкал Иркутск өлкәсе һәм Бурятия чигендә урнашкан. Мәйданы 31 мең квадрат километр тәшкил итә. Аның зурлыгын Бельгия белән чагыштырып була. Күлнең яше - 25 млн. ел. Байкалда 27 утрау урнашкан, иң зурысы Ольхан дип атала. Ул Байкал күле сыман озынча формада.

Фото:yachts.rgo.ru

Күлдән нефть атылган
Күлдән нефть атылган
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас