Болар кызыклы!
21 апрель 2025, 15:04

Карга боткасы

Бүздәк районының Кәпәй -Кобау авылында “Карга боткасы” бәйрәме үтте.

Карга боткасыКарга боткасы
Карга боткасы

Бүздәк районының Кәпәй -Кобау авылында “Карга боткасы” бәйрәме үтте.

 

“Арка башы” гөрләп тора,

Бүген – “Карга боткасы!”

Кулларында төенчекләр,

Ашыгалар барысы.

Әнкәйләр дә белеп тора

Безгә ниләр кирәген.

Мае-сөте, йомыркасы

Һәм ярмасын төйнәгән.

Малайлар казан астылар,

Кызлар ярма әзерли.

Чыбык-чабык, курай җыйдык,

Зур казан асты дөрли.

Ботка пешерү остасы –

Безнең җырчы Саҗидә;

Бутап, җайлап кына тора,

Берүк ботка көймәсен!

Римасын әйт, Зиләсен әйт

Маен өстәп торалар.

“Ботка коры булмасын” – дип,

Тәмләп, кабып карыйлар.

Тәлинкәләр тирәсендә

Клара апа булаша.

Кар сулары белән чайкый,

Ялтырашып торсынга.

Малай-шалай түзми сорый:

“Кайчан соң ботка пешә?

Майлы ботка, тәмле ботка

Тәлинкәләргә төшә?”

Тәмле боткалар пешереп,

Каргаларны көтәбез.

Язлар саен алар килә,

Без дә уйнап үсәбез.

 

Ясирә Нәбиева,

Чакмагыш авылы.

Фото: culture.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас