Болар кызыклы!
20 апрель 2025, 06:05

Бытбылдык йомыркасы ни өчен тавыкныкына караганда файдалырак?

Һәр азык-төлек кибетендә диярлек бытбылдык йомыркасы сатыла, ләкин безнең халык аны бик алып бармый. Кыйммәт булгангамы, әллә файдалы якларын белмәгәнгә микән? 

Бытбылдык йомыркасы ни өчен тавыкныкына караганда файдалырак?Бытбылдык йомыркасы ни өчен тавыкныкына караганда файдалырак?
Бытбылдык йомыркасы ни өчен тавыкныкына караганда файдалырак?

 Бытбылдыкларның тән температурасы 42 градус булганлыктан, алар беркайчан да йогышлы чирләр, шулай ук сальмонеллез белән авырмыйлар. Димәк, тавык йомыркасыннан аермалы буларак, без аларны чи килеш тә ашый алабыз.

Тавык йомыркасы белән чагыштырганда, бытбылдыкныкында В1 һәм В2 витамины - 2,5 тапкырга, калий, тимер һәм башка микроэлементлар, аминокислоталар биш тапкырга күбрәк.

Бытбылдык йомыркасының кабыгы составы кеше сөягенеке белән тәңгәл. Ул сөяк мие кан эшләп чыгару функциясен стимуллаштыра. Анемия һәм рахиттан файдалы. Шуңа күрә, дуслар, көндәлек рационга бытбылдык йомыркасын да кертергә онытмагыз. 

Чыганак: "Сәламәтлек" ТГ каналы. 

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас