

Кембридж университеты галимнәренең халыкара төркеме Кояш системасыннан читтә дә тормыш барлыгын раслаучы дәлилләр тапкан.
Галимнәр K2-18b экзопланетасының атмосферасын анализлау барышында ике органик кушылма тапкан. Мондый кушылмалар безнең планетада фәкать тере организмнар тарафыннан гына җитештерелә.
2023 елда бу планета атмосферасында метан һәм углекислый газ булуы ачыкланган иде. Яңа тикшеренүләр диметилсульфид һәм диметилдисульфид барлыгын да ачыклаган. Бу кышылмалар җирдә күбесенчә диңгез микроорганизмнары тарафыннан синтезлана.
Галимнәрнең игътибарын бу матдәләрнең концентрациясе гадәттән тыш югары булы җәлеп иткән: миллионга уннан артык кисәкчек туры килә. Бу – Җирдәге күрсәткечләрдән шактый югары. Тикшеренүчеләр моның билгесез химик процесслар булуы да мөмкин ди. Әмма бу ихтимал нибары 0,3 процент тәшкил итә.
Күзәтүләр “Джеймс Уэбб” космик телескобы ярдәмендә ясалган. “Безнең нәтиҗәләр K2-18b экзопланетасында биосфера булу мөмкинлегенең яңа бәйсез дәлилләрен тәкъдим итә”, – ди галимнәр.
Фәнни төркем җитәкчесе, профессор Никку Мадхусудхан әйтүенчә, алга таба да күзәтүләр ясарга кирәк. Аның фикеренчә, әле алынган мәгълүматлар планеталарның аерым классы – гикеаннар барлыгы турындагы гипотезаны раслый. Бу планеталарның водород атмосферасы һәм глобаль океаннардан торуы мөмкин.
Шуны да әйтергә кирәк: K2‑18b экзопланетасы бездән 124 яктылык елы ераклыгында урнашкан, ул Җирдән 2,6 тапкырга зуррак һәм 8,6 тапкырга авыррак. Бу планета океан белән капланган булырга тиеш, диләр.