Болар кызыклы!
12 апрель 2025, 08:59

Крокодиллар саталар

Алырга теләмисезме? Йөз тонна тере крокодилны дистәләгән миллион сумга сатачаклар икән.

Крокодиллар саталарКрокодиллар саталар
Крокодиллар саталар

Кытайда сатып алучыларга дистәләгән миллион сумга йөз тонна тере крокодил сатып алырга тәкъдим иткәннәр. Бу хакта "South China Morning Post" яза.

Кытай суды аукционга гомуми бәясе дүрт миллион юань (47 миллион сум) булган йөз тонна тере крокодил чыгарган. Шул ук вакытта рептилияләрне мәҗбүри рәвештә үзең алып китү шарты белән саталар. Аукцион рәсми төстә 10 мартта старт алган һәм 9 майга кадәр дәвам итәчәк.

Крокодиллар фермалары Кытайда табышлы бизнес, диләр. Сәбәбе: рептилияләрдән йөздән артык төрле продукт җитештерәләр. Хайван тиресен һәм итен генә кулланмыйлар, тәннең кайбер өлешләреннән традицион медицина чаралары, косметика һәм хәтта шәраб та җитештерәләр, ләбаса.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Крокодиллар саталар
Крокодиллар саталар
Автор:
Читайте нас