Болар кызыклы!
11 апрель 2025, 11:49

Көтү-көтү аккошлар кайта

Оя тутырып бәбкәләр үстерсеннәр!

Көтү-көтү аккошлар кайтаКөтү-көтү аккошлар кайта
Көтү-көтү аккошлар кайта

Республиканың Учалы районының Илтүбән сусаклагычына бер үк вакытта бер көтү акккош җылы яклардан очып кайткан. Кешеләр берьюлы иллеләп аккошны күргән. Бу хакта "Ирәмәл" сусаклагычы Артур Мирсәетов видео төшергән. Видеодан күренүенчә, кар-бозлар эреп бетүенә карамастан, аккошлар үзләрен яхшы хис итә. Канатларын талдырып ерак юллардан кайткан гүзәл кошлар сулыкта азык эзләү белән мәшгульләр.
Үткән атнада Асылыкүлдә аккошлар пәйда булуы билгеле булган иде. Шулай ук аккошлар Кандракүлне дә үз итә. Хәер, аккошлар республиканың төньяк районнарына да кайта. Бер елны Караидел якларына баргач, авыл янындагы агымсуда йөзләрчә гүзәл аккошларның күзләрне иркәләп салмак кына йөзеп йөрүләрен күреп, сокланып күзәткән идек. Инде туган җирләрен сагынып кайткан кошларның барысы да исән-сау булсыннар, оя тутырып бәбкәләр үстерсеннәр! Тик явыз броконьерларның гына аларга күзе төшмәсен.
Аккошлар безнең республикага март ахырлары-апрель башларында кайта. Гадәттә алар үләнле, камышлы, суүсемлекләргә бай елга-күлләрне сайлыйлар. Бу аларның тормышын җиңеләйтә, ягъни оя кору һәм азык эзләү мәшәкатьләрен гадиләштерә.

Фото: "Башинформ".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас