Былтыр Түбән Новгород өлкәсендә хатыннары урынына 1635 ир декрет ялына киткән. 2023 елда аларның саны нибары 679 булган. Быел исә ел башыннан Түбән Новгород ир-егетләре яңа рекорд куйга: 2025 ел башы белән декрет ялына китүче ир-егетләр саны 2 меңгә якынайган. Төгәлрәк әйткәндә, 1943 ир-ат.
Декрет ялында булган иң күп ирләр саны Түбән Новгородның өлкәсенең Мәскәү, Канавин районнарында, Дзержинск, Кстов һәм Саров шәһәрләрендә теркәлгән. Сабыйның әти-әниләреннән тыш, аларның картәти-картәниләре дә декрет ялына китү хокукына ия.
Заманалар шулай үзгәрә, декретка китүче ирләр елдан-ел арта. Ә бит моннан бер-ике дистә ел элек кенә мондый хәл үтә сирәк була иде. Көчле затларыбыз декрет ялында өйдә бала тибрәтеп утыргач, кая бара бу дөнья дип әйтми кара?!.