Портрет янына аның көндәлек менюын өстиләр. Менә ул:
Иртәнге аш. Солы ярмасыннан ботка, сөт өсте белән, кайнар суда эретелгән бал.
Төшке аш. Җимешләр: алма, грушалар, әфлисуннар, Миллерның бар гаиләсенә әзерләнгән күп булмаган өлеше: бер стакан сөт, әпи белән бал, бер чәшке кайнар су. Сирәк кенә – печенье белән торт.
Ужин. Әпи белән бал, стакан белән сөт.
Вильсон ханымның сәламәтлегендә иң әһәмиятле урынны нәрсә били – ул һәр көнне балны куллану, күңелле характер, тормышта шат яшәү. Аның хәтере искиткеч яхшы. Битендә нибары берничә генә җыерык, илле яшьлек күп кенә ханымнар аның шома битеннән көнләшерлек.
ФАЙДАЛЫ РЕЦЕПТ
Франциянең «Апикюльтер» дигән умартачылык журналында хәбәр ителә: яңа сыер маена (бер килограмм) кайчак 60 грамм бал кушыла. Бу катнашма майга гадәти булмаган яхшы тәм бирә һәм озакка саклый.
Әгъдәл Низаевның "Бал кортлары - безнең дуслар" китабыннан алынды.