Режиссер Карен Шахназаров мәктәпләрдә өй кинотеатрларын урнаштырып, дәрестә балаларга классик фильмнар күрсәтергә, ә аннары алар турында фикер алышырга тәкъдим иткән.
Бүгенге яшьләр элекке классик фильмнарга исләре китми. Алар өчен заманча бизәлешле, кадрлары еш күчә торган киноларны гына үз итәләр. Ә безнең тарихны, көнкүрешне чагылдырган фильмнар читтә кала.
Режиссерның идеясе бик яхшы, әлбәттә. Тик андый дәрес өчен вакыт табарлар микән? Әгәр беренче сыйныфтан башлап, атнасына ике сәгать вакыт бирелсә, балалар 10 ел эчендә 150гә якын фильм карап өлгерер иде.
Чыганак: Лента