Барлык яңалыклар
10
Болар кызыклы!
26 март , 14:46

Кайсы каһвә холестеринны арттыра?

Ә нәрсә ул кафестол һәм кахвеол дитерпеннары?  

Кайсы каһвә холестеринны арттыра?
Кайсы каһвә холестеринны арттыра?

Ә нәрсә ул кафестол һәм кахвеол дитерпеннары?

 

Кофемашиналардан алынган каһвәдә канда холестерин дәрәҗәсен күтәрә торган матдәләр күбрәк икән.

 Уппсалы университеты галимнәре каһвә әзерләүче машиналардан алынган бу тәмле эчемлектә кафестол һәм кахвеол дитерпеннары — канда холестерин дәрәҗәсен күтәрә торган матдәләр булуын ачыклаган. Тикшеренү нәтиҗәләре Nutrition, Metabolism & Cardiovascular Diseases (nmcsd) журналында басылып чыккан. Галимнәр төрле эш урыннарындагы ял бүлмәләрендә 14 кофемашинадан каһвә алып, составын анализлаганнар. Эчемлек әзерләү өчен аларга биш маркалы төелгән каһвә салынган. Аларны Швеция супермаркетлары киштәләрендә табарга мөмкин.

Һәр ике-өч атна саен һәр кофемашинадан ике эчемлек үрнәге алынган. Экспериментның чисталыгы өчен перколятор, френч-пресс, гади кайнап торган су һәм тукыма фильтр ярдәмендә әзерләнгән каһвәгә охшаш анализ ясалган.

Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, кафестол һәм кахвеол дәрәҗәсе иң югары дәрәҗәдә булган. Кафестол һәм кахвеол - ул дитерпеннар, каһвә бөртекләренә әчкелт тәм бирә торган биологик актив матдәләр. Бу кушылмалар шулай ук токсик матдәләрне инактивацияләүдә катнаша торган бавыр ферментларын активлаштырырга һәм организмда триглицеридлар дәрәҗәсен күтәрергә сәләтле. Триглицеридлар – күзәнәкләрне энергия белән тәэмин итүче липидлар. Алар май рәвешендә туплана һәм ашау арасындагы тәнәфесләрдә сарыф ителә. Иң «билгеле» триглицерид-холестерин, ул организм эчендә бавыр күзәнәкләре тарафыннан җитештерелә. Бу матдә организмның нормаль эшләве өчен кирәк, ләкин аның артык булуы кан тамырлары стеналарында «бляшкалар» ясалуга китерергә мөмкин.

 Галимнәр шулай ук фильтр-кәгазьдән бер тапкыр кулланыла торган пакетикларның кафестол һәм кахвеолны тулысынча диярлек тоткарлап торуын ачыклаган. Бу фильтр-кофе йөрәк-кан тамырлары системасы өчен чагыштырмача куркынычсыз вариант дип әйтергә мөмкинлек бирә.

Фото: online.mirprekrasen.com

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: