Барлык яңалыклар
10
Болар кызыклы!
26 март , 13:02

Әгәр һаман да астрологиягә ышанасың икән, бу мәкалә синең өчен

Бик кызыклы мәгълүмат! 

Әгәр һаман да астрологиягә ышанасың икән, бу мәкалә синең өчен
Әгәр һаман да астрологиягә ышанасың икән, бу мәкалә синең өчен

Америка галимнәре гадәттә нинди кешеләрнең астрологиягә ышанганнарын ачыклаган. Моның өчен алар 38,5 меңнән артык америкалыны күзәткән. Экспериментта дингә,сәясәткә карашын, җенесен, яшен исәпкә алганнар, ләкин боларның берсе дә кешенең йолдызнамәләргә ышануында роль уйнамаган. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, укырга, белем алырга омтылмаган һәм интеллекты түбәнрәк кешеләр астрологиягә ныграк ышана икән. Менә шулай.

Ә бит, уйлап карасаң, әгәр нинди йолдызлык астында туу кешенең холкына тәэсир итсә, ни өчен игезәкләр төрле  һәм язмышлары да охшаш түгел соң?

Чыганак: КП-Уфа

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: