Мондый табылдыклар бик сирәк очрый.
Калининград комбинатында Балтыйк буе гәрәбәсенең төп төрләре йөрәкне хәтерләткән бизәк хасил иткән таш тапканнар. Мондый табылдыклар бик сирәк очрый.
“Гәрәбә йөрәк” – ак король, сары тонык һәм үтә күренмәле гәрәбә берләшүдән хасил булган. Ташның төсе дистәләгән миллион еллар элек формалашкан. Мондый контраст полосалы гәрәбә күренеше “пейзажлы” дип атала. Ташның авырлыгы нибары 19,42 грамм, зурлыгы 4×3 сантиметр тәшкил итә.
Калининград гәрәбә комбинаты белгеч-геммологы Анна Дугина бу хакта болай ди:
мөмкин. Нинди көчле процесслар нәкъ менә шундый сәер ярашуга китергәнен без, мөгаен, беркайчан да белмәячәкбез, ул, һичшиксез, формалашуның бөтен процессы 40-50 млн ел элек әле сыек, катмаган хәлдә узган. Нәтиҗәдә, катлам-катлам гәрәбәдән торган чын сокландыргыч күп катлы йөрәк – "мәхәббәт белдерү" килеп чыккан.
2023 елда Гәрәбә комбинатының сортларга аеру мәйданчыгында тагын бер табигый шедевр – «елмая торган» асылташ тапканнар.
Фото: 2novosti.ru