Болар кызыклы!
10 март 2025, 10:13

Көлкетерапия

Ире - хатынына: -Ә минем икенче бер хатын белән үбешкәнемне күрсәң, нәрсә эшләрсең? -Тугры хатын буларак, яныңа килеп йөрермен... Травматологиягә...

КөлкетерапияКөлкетерапия
Көлкетерапия

Ире - хатынына:

-Ә минем икенче бер хатын белән үбешкәнемне күрсәң, нәрсә эшләрсең?

-Тугры хатын буларак, яныңа килеп йөрермен... Травматологиягә...

**

Исерек ир дуслары белән күңел ачканнан соң шуышып диярлек өенә кайтып керә. Хатыны аны себерке тотып каршы ала. Ире аның алдында тезләнә дә үксеп елый башлый:

-Кадерлем, очып китмә! Бу соңгы тапкыр булды!

**

Ир өйдәге бардан барлык спиртлы эчемлекләрне алып  спорт сумкасына сала. Хатыны:

-Кәшви, нигә безгә шулкадәр эчемлек? Без бит дачага ике көнгә генә барабыз!

Ир:

-Без ике көнгә генә барабыз түгел,ә  безнең улыбыз озын ике көнгә өйдә үзе генә кала!
**
-Гали,  ни өчен кичә Сез хатыныгызга шулай кычкырдыгыз? -Ул акчаны нәрсәгә тотканын әйтергә теләмәде.

-Ә бүген нигә шулай кычкырдыгыз?

-Ә бүген ул әйтте.


**

-Карале, син инде мөстәкыйль кеше! Сиңа 30 яшь. Синең өчен күптән инде барысын да әниең түгел, ә хатының хәл итәргә тиеш, улым!


**


Хатын иренә әйтә:

- Менә "Язның унҗиде мизгеле" фильмын исеңә төшер. Штирлиц үз хатынын 16 ел буе күрмәгән! Әмма ул аңа тугрылык саклаган!

-Хатыны шулай дип уйлаган гына.

-Юк, Штирлец аны алдый алмаган.  

-Әйе, бөтен Өченче рейх алдый алган, ә хатынын алдый алмаган ди...

**

-Син акча каян аласың?

-Тумбочкадан.

-Ә кем ул тумбочкага акча сала?

-Хатыным.

-Ә ул кайдан акча ала?

-Мин аңа бирәм!

-Ә синең каян аласың?

-Әйттем бит инде, тумбочкадан алам!

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас