Галимнәр майның кеше организмына тәэсире турында даими рәвештә тикшерүләр үткәрәләр. Менә тагын чираттагы тикшеренү нәтиҗәсе.
Американың Бригама медицина үзәге галимнәре соя, рапс һәм зәйтүн (оливковый) майларының йөрәк-кан тамырлары һәм яман шештән үлү куркынычын киметүен ачыклаганнар. Атланмай бу куркынычны арттыра гына икән.
Галимнәр мондый нәтиҗә ясар алдыннан 200 мең ирекмәннең сәламәтлек торышын тикшергән. Тикшеренүчеләр 30 ел буена катнашучыларның рационын күзәткән. Бигрәк тә аларның нинди май ашавына игътибар иткәннәр.
Сөземтәләр күрсәтүенчә, ак майны күбрәк ашаган кешеләрдә вакытыннан алда үлү куркынычы 15 процентка югарырак булган. Азрак ашаганнарда андый куркыныч зур булмаган. Үсемлек мае кулланучыларда исә дөньядан иртә китү куркынычы 16 процентка түбәнрәк булган. Аеруча соя, рапс һәм зәйтүн майлары йөрәк-кан системасы өчен бик файдалы дип табылган.
Тикшерүчеләр шулай ук көненә 10 грамм акмайны шундый ук күләмдә үсемлек маена алыштыруның яман шештән үлү ихтималлыгын 17 процентка түбәнәйтүен ачыклаган. Галимнәр бу эффект үсемлек майларында туендырылган (насыщенный) майларның түбән булуына бәйле дигән нәтиҗә ясаган. Туендырылган майларны чамадан тыш ашау сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын, симерүне һәм башка патологияләрне галимнәр күптән аларга бәйли.
Фото:stock.adobe.com