Болар кызыклы!
7 март 2025, 11:31

Беренче баланы ничә яшьтә тудырырга?

Белгеч фикере.

Беренче баланы ничә яшьтә тудырырга?Беренче баланы ничә яшьтә тудырырга?
Беренче баланы ничә яшьтә тудырырга?

Бала тудыру өчен иң оптималь яшь - 25тән алып 35 яшькә кадәр. Шулай дип саный Башкортстан Саулык саклау министрлыгының акушерлык һәм гинекология буенча штаттан тыш белгече Ирина Фәткуллина. Доктор UfaNovosti.ru порталы белән әңгәмәдә ул хатын-кызның рәсми рәвештә репродуктив яше 15тән 49 яшькә кадәрле санала дип билгели. Ягъни шушы вакыт эчендә гүзәл зат сау-сәламәт бала тудыра ала. Хәзер исә балаларны уртача 27-29 яшьтә тудыру күренеше күзәтелә.
Акушер-гинеколог авырга узарга теләүчеләргә зарарлы гадәтләрдән арынырга, артык гәүдә авырлыгын киметергә, фолатлар һәм йод кабул итәргә, мөһим прививкаларны ясатырга киңәш итә.

"Башинформ" буенча.

Фото:tr.pinterest.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас