Гаҗәп бер хәл бу!
ЧЕЛТӘРЛӘР ҮРҮ
Ялкынсыну характерындагы баш авыртуларын, теш һәм колак авыртуларын, экзема, эчке җәрәхәтләр һәм җәрәхәтләр, аяк тартышуларын, эчәклекнең ялкынсынуын һәм авыруларын, сидек системасындагы ялкынсынуларны, борынның ялкынсыну авыруларын, гомуми ярсучанлыкны һәм стенокардияне дәвалый.
Куркуны бетерергә, төрле комплексларны җиңәргә булыша, ишетү органнарының картаюын һәм организмның гомуми картаюын тоткарлый, колаклардагы тавышны баса.
ЭНӘ БЕЛӘН ЧЕЛТӘР ҮРҮ
Дисбактериоз, эчке органнарның түбән төшүе, продуктларга һәм тукымаларга аллергия, бит һәм муен мускулларының көзән җыеруы, нерв тетрәнүләре аркасында начар күрә башлаганда ярдәм итә, ярсучанлыкны киметә.
Координация бозылуларын, сулыш юллары авыруларын, лимфосистема ялкынсынуларын, баш сөяге эчендәге югары басымны дәвалый.
Чыннан да гаҗәп бер хәл бу: хатын-кыз, игътибарын яхшы уйларга туплап, кул эшләре белән шөгыльләнә башлый, аның нәрсә эшләве мөһим түгел: чигү, бәйләү, төенчек үрү яки рәсем ясау – аның кулында үзен саклаучы могҗизалар туа. Бу процесста хатын-кызның бөтен серле, башлангыч көче сиздермичә генә эшкә җигелгән булып чыга! Шул рәвешле хатын-кыз әйләнә-тирә дөньяны үзгәртә һәм үз организмына сәламәт булырга ярдәм итә, нерв системасын тынычландыра, тискәре энергиядән арына һәм үзенең хатын-кыз табигате белән гармониягә керә!
Фото:tr.pinterest.com, kremlin.ru