Ә сез кайсы кул эшләренең шифасын тоясыз?
Кеше тәнендә сәламәтлеккә зур йогынты ясаучы төрле нокталар барлыгы билгеле. Аларга тигәндә организмның билгеле бер өлешенә һәм кайсыдыр органга зыян китерергә, шулай ук авыру китереп чыгарырга, яки кайбер авыруларны дәвалауда ярдәм итәргә мөмкин.Сәламәтлек – бармак очында, димәк. Кул эшләренең теге яки бу төре белән шөгыльләнгәндә, без билгеле бер нокталарга — алтын кулларыбыздагы нерв төеннәренә тәэсир итәбез һәм бу, әлбәттә, безгә тәэсир итми кала алмый. Шулай булгач, без тегәбез, бәйлибез, чигәбез, бәйлибез, чигәбез икән, безнең организмда да үзгәрешләр була. Нинди алар?
КУЛДАН ЧИГҮ
Кулдан чигү баш авыртуларын һәм колаклардагы шау-шуны, акыл эшеннән соң аруны, нерв киеренкелеген, җенес органнарының ялкынсынуын, буыннар тартылуын, кул һәм аякларга төшкән һөнәри авыруларны, азык эшкәртүдә тайпылышларны, бәвел чыгару системасы, кан әйләнеше һәм лимфа системасы авыруларын дәвалый. Тышкы тискәре йогынтылардан саклый.
МАКРАМЕ
Макраме йөрәк һәм бөер авыруларын, нерв киеренкелегеннән баш авыртуларын, ашказаны авыруларын дәвалый, мускулларның спазматик авыртуын, элекке җәрәхәтләр аркасында сөякләрнең авыртуын җиңеләйтә, ярсуны, дулкынлануны, йокымсырауны, гормональ тайпылышларны бетерә.
Сизгер тиреле һәм каны начар оешкан кешеләргә макраме белән шөгыльләнергә киңәш ителми.
Сәйлән үрү
Сәйлән үрү йокысызлыкны, игътибарсызлыкны, баш һәм теш авыртуларын, матдәләр алмашы бозылуларны, сулыш юлларының хроник авыруларын, көзән җыеруларны дәвалый.
Тегү
Тегү вакытында иң көчле йогынты күзгә, кулларга һәм читләтеп мигә бара. Ритм бозылу белән бәйле йөрәк авырулары дәвалана, артериаль кан басымы төшә, баш мие эчендәге кан басымы нормальләшә, нерв өзлегүләре, шоклар, баш авыртулары, йокысызлык, арыганлык бетеп китә, эч атуга һәм эч күбүгә бирелүчәнлек кими, кан составы яхшыра...
Фото: autosprite.ru ru.pinterest.com