Болар кызыклы!
4 Марта 2025, 05:27

Ясалма акыл диагноз куя

Мондый табибка ышаныр идегезме?  

Ясалма акыл диагноз куяЯсалма акыл диагноз куя
Ясалма акыл диагноз куя

Мондый табибка ышаныр идегезме?

 

Кытайда балалар хастаханәсендә диагноз куя торган ясалма фәһем барлыкка килгән. Программа 8 яшьлек малайда тиклар сәбәбен ачыкларга булышкан инде. Бу хакта «Комсомолськая правда» телеграм-каналы хәбәр итә.

«Яңа хезмәткәр»не, технологик компанияләр ярдәменнән башка гына, шул ук хастаханә эшләгәннәр. Ул 300дән артык белгеч белемен һәм күпьеллык медицина мәгълүматларын файдалана.

Пекинда кулланылучы бу ясалма фәһем-педиатр 1 ай сынау чорын узган, һәм хәзер бу технологияне башка хастаханәләргә дә кертеп карамакчылар.

Ә сез мондый табибка ышаныр идегезме?

Фото: economictimes.indiatimes.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас