Болар кызыклы!
4 март 2025, 09:08

Мәче халкы капкада...

Үзебезнең кәефне үзебез күтәреп алсак...

Мәче халкы капкада...Мәче халкы капкада...
Мәче халкы капкада...

Үзебезнең кәефне үзебез күтәреп алсак...

 

И ошады инде үземә шушы күренеш. Бүздәк райнының Урзайбаш авылына командировкага баргач тап булдым бу песиләргә. “Күп калмады мартка да, мәче халкы капкада” дип өстәп, статусыма да куйдым мин аларны, дуслар да күреп елмайсын, янәсе. Матурлар бит?!

 Ниләр кылырга уйлап утыраладыр болар? Мәче халкын чынлап та тиз генә аңлау мөмкин түгел. Алар шулкадәр матур, хәйләкәр, акыллы, зирәк, йомшак, ягымлы һәм... ерткыч  җанварлар.

Март аена кердек тә  инде. Март аенда мәчеләр котыра, туй ясый, диләр. Чынбарлыкта ул алай түгел икән. Көннәр матурлангач алар шаянрак һәм хәрәкәтчән генә була. Югыйсә, кыш уртасында да сугышып, ертык колак белән кайтканнары бар ул мәче затының. Алар турында күп сөйләп, язып була. Ә бүген үзегезнең дүрт аяклы дусларыгызның кызыклы фотолары белән бүлешсәгез, бик шат булырбыз. Үзебезнең кәефне үзебез күтәреп алсак, димен инде...

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас