Болар кызыклы!
28 Февраля 2025, 09:09

Чамасын белсәң, бик файдалы

Алар күзәнәкләрне картаюдан һәм ялкынсынулардан саклый.

Чамасын белсәң, бик файдалыЧамасын белсәң, бик файдалы
Чамасын белсәң, бик файдалы

Виноград Альцгеймер авыруын профилактикалауда ярдәм итә ала. Дәүләт мәгариф университетының табигый фәннәр факультеты деканы, биолог Ирина Ләялина шулай дип белдерә.
Виноград витаминнарга, антиоксидантларга һәм файдалы шикәрләргә бай. Әлеге шифалы җимеш кан әйләнешен яхшырта, холестерин дәрәҗәсен һәм йөрәк өянәге (инфаркт) куркынычын киметә.
Виноград ресвератрол антиоксидантына, флавоноидларга һәм полифенолларга бай. Алар күзәнәкләрне картаюдан һәм ялкынсынулардан саклый. Ул табигый шикәрләргә: глюкоза һәм фруктозага бай һәм кыска вакыт эчендә кешенең куәтен арттыра. С, А, Е һәм В төркеме витаминнары организмның саклану көчен ныгыта. Ул хәтерне һәм когнитив функцияләрне яхшырта, Альцгеймер авыруы куркынычын киметә, дип раслый биолог.
Белгеч калорияле һәм татлы продукт буларак, виноградны күп ашамаска киңәш итә. Моннан тыш, ул виноградның эчне күптерү, гастритны көчәйтү көченә ия булуын да онытмаска киңәш итә.
Ризыкны аз ашасаң - дару, күп ашасаң - агу, дип борынгылар бик белеп әйткән шул.

Фото: fermainbox.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас