Әгәр тормышта шундый хәлләр дә була дисәләр, һич ышанмас идем. Ләкин үземнең баштан үткәч, ышанмый чарам юк. Кемнәрнедер, бу гаҗәп хәл, бәлки, уйланырга мәҗбүр итәр.
Мин аны бөтенләй очраклы рәвештә очраттым, дус кызым белән паркта йөри идек, ә ул янәшәбездән үтеп китте. Аның белән күзгә-күз карашып алдык, һәм мин шундук бу турыда оныттым.
Ләкин ике көннән соң без аның белән уртак дусларда очраштык. Икебез дә кызыксынган уртак темалар күп булып чыкты. Ә бер атнадан соң мин аңа гашыйк булуымны аңладым. Ул да миңа гашыйк булуын әйтте һәм безнең дуслыгыбыз тоташ бер бәхеткә әверелде. Егетем мине әти-әниләре белән таныштырды, мин аны - үземнекеләр белән.
Туганнарыбыз, дусларыбыз, барысы да, безнең тиздән булачак туебыз турында сөйли башладылар. Мәнәсәбәтләребезгә бер ай тулгач, егетем миңа бүләк ясады. Нәзек һәм нәфис алтын беләзек бүләк итте ул. Бу – мәхәббәт беләзеге, диде.
Мин бәхетемнән җиденче күктә идем! Ләкин өч ай үтте һәм ул миңа карата салкыная башлады. Дүрт айдан соң безнең мөнәсәбәтләр бетү чигенә җитте. Минем өчен, әйтерсең, дөнья җимерелде. Арабызда ниндидер салкын стена барлыкка килгән кебек.
Болар барысы да миңа авыр тәэсир итте. Мин сизелерлек ябыктым, начар йоклый, начар ашый, танышларымнан читләшә башладым. Тирә-юньдәгеләр бу хәлне бик тиз сизеп алдылар, ә якын ахирәтем: “Оныт син аны. Вакыт – иң яхшы дәва. Ул синең кадереңне белмәде”, диде.
Безнең аерылышуыбыздан соң ике ай үтте, тик бернәрсә дә үзгәрмәде. Мин элеккечә үземә урын таба алмадым.
Көннәрдән бер көнне ахирәтем килде. Аның белән ихлас күңелдән сөйләшеп утырдык. Чыгып барганда, ул минем кулыма күз төшереп алды да: "Мин сиңа бу беләзекне салырга киңәш итәм. Сине газап эчендә нәкъ менә шушы бүләк тотып тора дип уйлыйм. Сал син аны, күреп тор, менә барысы да шунда ук онытылачак", диде.
Ләкин мин ахирәтемнең сүзләренә әһәмият бирмәдем һәм кыйммәтле беләзекне салмадым, чөнки ул миңа бик ошый иде. Егетемне оныта алмыйча, аны сагынуым, газаплануым, елавымны дәвам итте.
Бер ай чамасы вакыт узгач, мин беләзекне югалттым. Аның кайда һәм ничек югалуын да белмим. Бәлки, автобуста төшкәндер, я кибеттә. Урамнан өемә кайтып кергәч кенә сиздем төшеп калуын. Әлбәттә, кәефем кырылды, ләкин инде берни дә эшләп булмый иде.
Тагын да бер атна үтте һәм, ни гаҗәп, мин үземне сизелерлек яхшырак хис итә башладым. Йокым нормальләште, аппетит барлыкка килде. Минем бу уңай үзгәрешләрнең мәхәббәт беләзеге белән бәйле булуына ышанасым килмәде.
Ләкин язмыш дигәнең гаҗәеп бит ул. Очраклы рәвештә күп нәрсәгә күземне ачкан бер хатын белән таныштым. Аның күрәзәлеге барлыгын аңлаган идем инде. Ул миңа болай диде: "Мин сиңа озак вакытлар мәхәббәт әфсененең тәэсир иткәнен күрәм. Заговор диләр аны урыслар. Сиңа аны бүләк белән биргәннәр. Тик син ул бүләкне югалткансың. Бүләк ясаган кеше хәзер синең артыңда синең турыда бик күп ялган, әшәке сүзләр сөйли. Ул синнән дусларыңны биздерергә һәм сиңа беркем дә гашыйк була алмаслык, син беркайчан да бәхет таба алмаслык итеп эшләргә тели".
Шуннан соң ул хатын миңа үләннәрдән ясалган ниндидер төнәтмә эчертте һәм кайтып ятарга, йоклар алдыннан үткәннәрне искә төшермәскә кушты.
Барысын да ул кушканча эшләдем. Иртән яхшы кәеф, тыныч күңел белән уяндым. Әйтерсең, яңа гына яши башлаганмын. Дусларым белән дә аралаша башладым. Алар бу хәлгә бик шатландылар. Ләкин иң кызыгы шул булды, мин үземнең элеккеге егетемне күрдем. Ул икенче бер кыз белән култыклашып китеп бара иде. Мин бу парга карадым, һәм минем күңелемдә бернәрсә дә селкенмәде. Битараф бер кыяфәттә читкә борылдым һәм шундук аларны оныттым. Тормыш барысын да үз урынына куя диюләре шулдыр.
Зинира.
Фото: ozon.ru