"Миләш күп булса, кыш суык килә".
"Миләш күп булса, кыш суык килә". Бу сынамыш элекке елларда үзен раслап килсә дә, быел җимешләре күплегеннән сыгылып утырган бу чибәр сердәшләрне кыш кызганды булса кирәк. Узып баручы кыш салкыннары узган җәйнең кырауларыннан артык зыян салмагандай теола инде хәзер. Менә шул сәбәпле дәдер, янып торган кызыл тәлгәшләр кыш буе йорт алларын бизәп, таң яктысынннан иртә төшкән караңгыга кадәр балкып, карашларны назлап, сөенеч биреп утрыдылар.
Көннәр җылы торгач, миләш чыпчыклары да башка урында ризык таптымы, аларга тими торды. Менә бер мәлне, иртән иртүк, Югары Яркәй авылы мәчетенә сыенып утырган миләш куакларында аеруча җанлылык сизелде. Ни дисәң, анда кошлар бәйрәм итә икән.
Куакларда кара төрткеләр генә булып күренгәне кошчыклар икән! Алар якын гына яткан юлдан машиналар “гөж”ләп үткәндә, яисә якындагы бина ишеген шыгырдатып, аларда гаме дә булмаган берәр кеше килеп чыкса да, " гөрр" итеп, көтүләре белән кубарылып, һавага күтәреләләр дә сибелеп таралалар.
Ул да түгел, әллә каян, яшен тизлегендә килеп чыгып, тагын куакларны сырып алалар. Аларның бу кыланышларына карап торсаң, үзләре һич тамак туйдыру хакына тырышмыйлар, үзләренең йоласн үтиләр кебек фикер кала. Комсызланмыйлар да бит. Берсен-берсе ташламыйлар, җәберләмиләр, берсеннән-берсе күбрәк эләктереп калырга да тырышмыйлар... Булганына шатланып, куакка кунган арада “чырк”- “чырк” итеп кенә сәлам бирешеп, үзләренчә бәйрәм ясап, игътибар итүчеләргә яхшы кәеф бүләк итеп "мәш" килә шушы кечкенә канатлы дуслар. Шушы кечкенә җан ияләренә хас бердәмлек, ихласлык, шат кәефлелеккә (комсызлыкның әсәре дә юк) карап торгач, уйга, ирексездән, чагыштыру килә – кешеләр дә нигә шундый түгел икән ул?..
Фото:obruchev.mos.ru