Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
7 февраль , 09:19

Көлкеханә

Түрәләр: "Без акча табарбыз!” - дигән саен кесәләремне капшаганнарын сизәм кебек тоела.

Көлкеханә
Көлкеханә

-Ни өчен сез зыян күрүчене кыйнадыгыз?

-Чөнки мин чын дуслыкка бүтән ышанмыйм. Ул минем хатынымны үзенә каратып, алып китте. Әмма бер атна узуга, кире кайтарды.

**

Сара иреннән сорый:

-Моня, сиңа минем яңа прическам ошыймы?

-Әйе, бик тә.

-Син бит хәтта карамадың да!

-Әгәр мин болай да дөрес җавап бирәм икән, нигә аны карап торырга?

**

-Күз алдыңа китерәсеңме, иртәнге унда уянам, хатыным миңа түшәккә кәһвә китерә.

- Нәрсә алдыйсың? Мин сине бүген иртәнге сигездә кибеттә күрдем.

-Ул кәһвәне кемдер  алырга тиеш бит инде!

**

-Вәли, әйдә бүген ресторанга барабыз.

-Сөеклем, Уфаның бер генә ресторанында да син әзерләгәнгә тиңләшерлек әзерли алмыйлар!

- Мин пешергән алранкыннан кай ягы белән яхшырак инде?

-Синеке күпкә арзанрак.

**

Мин маҗаралар, кичерешләр эзлим һәм эзләячәкмен! – дип кычкыра ди өйдән чыгып китәргә җыенган егет әтисенең йөзенә карап. - Мине туктатырга уйлама да! Мин үз юлымны сайладым!

-Ә сине кем туктата?! - ди әтисе. -Мине дә үзең белән ал әле!

**

Илнең төп бәласе - югары мотивацияле түбән квалификацияле кешеләр.

**

Түрәләр: "Без акча табарбыз!” - дигән саен кесәләремне капшаганнарын сизәм кебек тоела.

**

Ике дус кыз сөйләшә:

- Кичә Эдик әгәр мин аңа кияүгә чыкмасам, акылдан язачакмын дип әйтте. Әмма мин тәкъдимен барыбер кире кактым.

- Кирәк бит! Кичә -сиңа, ә бүген иртән миңа тәкъдим ясады!

- Ялганламаган, димәк...

**

Өч ир азлап кына салгалап утыра икән.

Берсе:

-Әхмәди, валлаһи син компьютер кебек.

-Акыллымы?

- Юк, әгәр 15 минут саен сине селкетми генә торсаң, йоклап китәсең.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: