Галимнәр исәпләп чыгаруынча, Ай җирдән якынча 385 мең километр ераклыкта урнашкан. Бик ерак булуына карамастан, башка күк җисемнәренә караганда ул Җиргә гаять көчле тәэсир ясый. Таулар һәм тигезлекләр, океандагы терлеклек дөньясы, хәтта тәүлек озынлыгы Җирнең юлдашыннан башка икенче төрле булыр иде.
Океан суларын Ай белән Кояшның тарту көче күчереп йөртә. Ай гравитациясе булмаса, хәрәкәтсез кораллар һәм әкәм-төкәмнәрнең күп төре суда йөзгән азыкны тотып ашый алмас иде.
Ай булмаса Җирдә тәүлек озынлыгы 8 сәгать кенә, ә ел озынлыгы мең көннән артып китәр иде.
Ай булмаса, Җир тизрәк әйләнер иде. Җир йөзендә тереклек өчен тетрәндергеч көчле давыллар гына дулар иде.
Ай булмаса, Җир йөз караңгы булыр иде. Күк йөзендәге иң яктысы булган Зөһрә йолдыз Айдан 14 мең тапкырга сүрәнрәк яктырта.
Ай булмаса, кешеләр Кояш тотылуын күрә алмас иде. Җир белән Ай арасында уңышлы "сайланган" ара ераклыгы аркасында, Ай Кояш белән Җир арасында кала һәм аның күләгәсе Кояшны тулысынча каплый.
Һәм, ниһаять, Ай булмаса ел фасыллары әлегедәй алмашына алмас иде. Шуңа күрә тереклекнең яшәешен Җирнең юлдашыннан башка берничек тә күз алдына да китереп булмый.
Фото: digital.wildberries.ru