Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
7 февраль , 12:40

Дөньяда аңа тиңе булмаячак

Ул елына 1,7 миллион кунак кабул итү куәтенә ия.

Дөньяда аңа тиңе булмаячак
Дөньяда аңа тиңе булмаячак

Дубайда дөньядагы иң биек курорт төзиләр. Бер түбә астында ял, сәламәтләндерү һәм күңел ачу урыннары ясала. Футурик бинаның биеклеге - 100 метр, мәйданы - 45 мең квадрат метр. Шифаханә елына 1,7 миллион кунак кабул итү куәтенә ия булачак.
Кунаклар ял, сәламәтләндерү һәм күңел ачу урыннарында 18 метр биеклегендәге шарлавыклар, 15 төрле су тауларында, мишлен рестораннарында тамак туйдырып ләззәтләнә алачак. Ял итү урыннарында сауналар, минераль ванналы парлы мунчалар булачак. Курортта сәнгать күргәзмәләре һәм чаралар оештырылачак. Моннан тыш, биредә 200-дән артык төр үсемлеккә баетылган ябык түбәле гаять зур Ботаника бакчасы да булачак.
Гарәпләр әкияти ял итү урынын 2028 елга төзеп бетерергә планлаштырган.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: