Кызлар да ук ата белә.
1 февральдә Уфа шәһәренең Рәми Гарипов исемендәге гимназия-интернатының 80 еллык юбилеена багышланган милли ук ату буенча балалар турниры үтте. Бу ярышка үзенең мәргәнлеген күрсәтергә республикабызның төрле төбәкләреннән 100-дән артык бала җыелды.
Бөрҗән районыннан 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәр яшьтәгеләр арасында Ясмин Гаделшина чыгыш ясады. Ярыш кызу, кискен барды, чөнки көчле укчылар үз осталыгын күрсәтергә тырышты. Нәтиҗәдә, Бөрҗән кызы иң чаясы һәм мәргәне булып чыкты – беренчелекне бирмәде! Малайлар һәм кызлар арасында иң күп максат (345 максат) алып, махсус бүләккә дә лаек булды. Әйтеп үтәргә кирәк, Ясминнең ныклап ук ата башлавына 1 ай да тулмый. 25 гыйнварда Бөрҗән районында Ыргызлы авылында узган ярышта да 1-че урын яулаган ул. Хәзер инде җөмһүрият кимәлендә тиешле чыгыш ясады. Афарин, Ясмин! Киләчәктә дә мәргән бул!