Сораштыруда катнашкан көчле затларның 48 проценты кешегә үзгәрүчәнлек хас, шуңа күрә элеккеге тормыш иптәшенә тагын бер мөмкинлек бирергә кирәк дип санавын белдергән. Хатын-кызлар бу мәсьәләдә катгыйрак уйлый: 61 % арытаба барырга кирәк дип санаса, 39 проценты кичерергә әзер.
Элеккеге мөнәсәбәтләрне кире кайтарырга тырышкан парлар арасында (ир-егетләрнең 53 проценты, хатын- кызларның 49 проценты) бу адым хата булды дип саный. Яңадан кавышып яшәү очраклары үтә сирәк икән: көчле затларның 10 проценты, ә нәфис затларның 4 проценты гына яңадан яшәп киткән.
Шул ук вакытта ир-егетләрнең 35 проценты һәм хатын-кызларның 38 проценты хыянәтне аерылышуның төп сәбәбе итеп атаган. Холыклар туры килмәү - икенче урында ( 34 % һәм 33%).
Моннан тыш, 30 процент хатын-кызлар өчен ирләрнең кул күтәрүе җитди сәбәп булган. Ир-атларның 25 проценты хисләр сүнүен һәм 18 проценты көнкүрештә уртак тел таба алмавын белдергән.
Шул ук вакытта хатын-кызларның 50 проценты аерылышу инициаторы булган. Ир-егетләрнең 24 проценты үзе аерылышырга карар иткән.
Сораштыру күрсәтүенчә, аралары өзелгәннән соң ир-егетләрнең 67 проценты һәм хатын-кызларның 66 проценты озак кына борчылып йөргән. Гүзәл затларның 70 проценты аерылышуга үкенмиләр, ә ир-егетләрнең яртысы элеккеге хәләл җефетләрен сагынуларын белдергән. Хатын-кызларның 18 проценты авыр карарга килгәннән соң үзләрендә җиңеллек тойган. Ир-атлар арасында андыйлар нибары 5 процент.
Өстәвенә, сораштыруда катнашкан ир-ат респондентларның 45 проценты һәм хатын-кызларның 42 проценты аерылышканнан соң аралашуна туктатырга кирәк дип саный. Аерылышкан һәр бишенче пар гына элеккеге партнеры белән яхшы мөнәсәбәттә калырга теләвен белдергән. Русиялеләрнең 63 проценты аерылышыр алдыннан мөнәсәбәтләрен саклап калырга тырыша икән.
Фото: behance.net