Иртән иртүк эшкә барырга чыктым. Күрше карчыгы җан-фәрманга өй каршындагы карын көри. Мин утыз яшемдә алай көри алмыйм, билләхи. Ә бит ул сиксәннең өстендә.
-Ник болай кара таңнан кар көрәргә булдың? – димен.
-“Ашыгыч ярдәм” чакырткан идем, килсәләр үтәлмәсләр дип куркам, - ди.
**
Ире - хатынына:
-Синең бу эшләпәң миңа ошамый.
-Сиңа ошасын дип, башыма шешә утырта алмыйм бит инде.
**
-Кайда сез юк, шунда әйбәт!
-Кайда без юк, шунда әйбәт димәкчесезме?
-Шулай дим бит инде. Кайда сез юк, шунда әйбәт.
**
-Минем улым туды! Күз алдыңа китерәсеңме, биш кыздан соң улым туды!
-Котлыйм! Ә кемгә охшаган?
-Белмим, битенә карамадым әле.
**
-Сезнең ютәлегез миңа ошамый.
-Гафу итегез, иптәш табиб, әмма мин матуррак ютәлли алмыйм.
**
-Син иреңә нәрсә пешердең?
-Үзебез нәрсә ашыйбыз, аңа да шуны ашатам инде.
**
-Кичә хатын чирләп китте. Бүген аны карарга әнисе килде.
-Әйе.... Бәла үзе генә йөрми инде...
**
Бер хатын иренә иркәләнеп:
-Кадерлем, әйт әле, минем чәчләрем матурмы?
-Матур.
-Ә күзләрем матурмы?
-Матур.
-Ә танавым матурмы?
Ир сагаеп:
-Тукта, син нәрсә көзгедә чагылмыйсыңмы ул әллә?
Фото: ачык чыганак